ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

"Зәкят" фонды мохтаҗлардан корбан итенә 200дән артык гариза кабул иткән

2 август 2019, 19:47

Бер бәрәннең бәясе – 8000 сум.

(Казан, 2 август, "Татар-информ"). Корбан бәйрәме алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды корбан чалуга һәм мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтүгә гаризалар кабул итүне дәвам итә. Бу көнгә кадәр 200 дән артык гариза килгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Мохтаҗларны ашат" акциясе кысаларында теләгән һәркем "Зәкят" фондында сарык сатып алып, аның итен аз керемлеләргә тапшыра ала. Фонд барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне тулысы белән үз өстенә ала: сатып алудан алып мохтаҗларга илтеп бирүгә кадәр.

Биредә квалификацияле белгечләр белән корбан чалу гыйбадәте буенча киңәшләшергә мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Бер бәрәннең бәясе – 8000 сум. Шул ук вакытта фондка корбан итен алу өчен 200 дән артык гариза килгән, алар арасында - аз керемлеләр, инвалидлар, авыр хәлгә юлыккан кешеләр, ятимнәр.

Зөлхиҗҗә аеның беренче ункөнлегендә мөселманнар мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр башкара: нәфел намазлары укый, ураза тота, зикер кыла, сәдака өләшә.

Һәрбер кеше “Зәкят” фондында сарык сатып алып, аның итен хәйрия фондына мөрәҗәгать иткән мохтаҗ кешеләргә өләшә ала. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10