ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Япон егете Чихиро Тагучи Бакуда татар хатын-кызлары белән очрашты

30 июль 2019, 17:43 , Фото: tatar-congress.org

Япон егете Чихиро Тагучи Бакуда татар хатын-кызлары белән очрашты Чихиро «Ак калфак»лыларга үзе хакында һәм татар телен ничек өйрәнгәнен сөйләгән.

(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Бакудагы «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары татар теле буенча Халыкара олимпиадада быел гран-при яулаган Чихиро Тагучины кунакка чакырды. Инде билгеле булганча, студент егет тумышы белән Япониядән. Яшәү урыны -  Бөекбритания, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы

Очрашу бик күңелле узды, дип хәбәр итә Бакудан Сания Альмашева. Чәй табыны янында аралашу барышында, Чихиро «Ак калфак»лыларга үзе хакында һәм татар телен ничек өйрәнгәнен сөйләгән. Ул татар җырларын да бик ярата икән. Очрашуда хатын-кызлар җырлады да, бергәләшеп биеделәр дә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10