ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры Грозныйда «Федерация» милли театрлар фестивалендә катнаша

30 июль 2019, 17:31

Камал театры Грозныйда «Федерация» милли театрлар фестивалендә катнаша
 Камаллылар спектакльне 12 сентябрьдә М.Ю.Лермонтов исемендәге рус дәүләт драма театры сәхнәсендә уйнаячак.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Камал театры артистлары 11-19 сентябрьдә Чечня Республикасының Грозный шәһәрендә узачак «Федерация» I Бөтенроссия милли театрлар фестивалендә «Әтәч менгән читәнгә» спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу хакта Камал театрының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камаллылар спектакльне 12 сентябрьдә М.Ю.Лермонтов исемендәге рус дәүләт драма театры сәхнәсендә уйнаячак.

Татарстаннан тыш, «Федерация» фестивале программасында Адыгей, Башкортстан, Дагыстан, Кабардино-Балкария, Калмыкия, Карелия, Коми, Марий Эл, Хакасия, Чечня һәм Якутия милли театрлары да бар.

Фестивальнең максаты - Чечняда Россиянең төрле төбәкләреннән театрлар җыю, Россия халыклары арасында рухи, мәдәни элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертү һәм милли театрларның эшчәнлеген федераль дәрәҗәдә популярлаштыруга ярдәм итү.

«Әтәч менгән читәнгә» спектакленең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев. Аяз Гыйләҗев повесте буенча куелган спектакльнең сәхнә тексты репетицияләр барышында туа, режиссер эштә беренче тапкыр этюд методын куллана. Спектакль татарның «Иван Иванович белән Иван Никифорович»ы турында сөйли – биредә округта өстенлек итәргә теләү сәбәпле, вак-төяк аркасында ике гаиләнең бозылышуы күрсәтелә, әмма мәгънә тирәнлегендә халык бердәмлеге көче ята.

«Берләшү өчен кайгы көтәргә кирәкми, чөнки бит читән аша бер-береңә кул сузу бик гади»,- дип билгеләп үтә әдәби тәнкыйтьче, Камал театрының әдәби-драматургия өлеше мөдире Нияз Игъламов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10