ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Әстерхан Сабан туе җирле татарлар оешмасының утыз еллыгына багышланган

30 июль 2019, 16:55

Кунакларга интерактив мәйданнар, милли утарлар, күргәзмә-ярминкә, татар милли ризыклары тәкъдим ителгән.
(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). 28 июль көнне Әстерханда узган Сабан туе җирле татарларның "Дуслык" оешмасына утыз ел тулуга багышланган. Бу хакта "Дуслык"ның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Бәйрәм Үзәк стадионда узган һәм анда ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән Әстерхан өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Игорь Бабушкин катнашкан. 
 
Кунакларга интерактив мәйданнар, милли утарлар, күргәзмә-ярминкә, татар милли ризыклары тәкъдим ителгән. 
 
Шулай ук Татарстанның иҗади коллективлары чыгышы да бәйрәмнең бизәгенә әверелгән. Сабан туен оештыруда республиканың Алабуга районы ярдәм күрсәткән. 
 
"Сабан туе - ул яхшылык һәм аңлашу бәйрәме. Һәрберебезнең өендә дә тынычлык булуын телим. 140 тан артык милләтнең барлык гореф-гадәтләре дә төбәгебездә яшәсен иде", - дигән теләкләрен җиткергән Игорь Бабушкин бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп. ⠀
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10