ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар вакытында 130 камера урнаштыралар

30 июль 2019, 16:27 , Фото: Ильнар Тухбатов

Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар вакытында 130 камера урнаштыралар
 Территориаль сайлау комиссияләре биналарында икешәр видеокамера булачак.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларны видео аша күзәтүне 65 территориаль участок комиссиясендә оештыралар, анда 130 камера урнаштырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Сентябрьдә булачак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау процессының үтә күренмәлелеген арттыру максатыннан, видеокүзәтү оештырылачак. 130 камера республиканың 65 территориаль сайлау комиссиясе биналарында урнаштырылачак һәм видеокүзәтү платформасына тоташтырылачак»,- диделәр матбугат хезмәтендә.

Камералардан видеотрансляция реаль вакыт режимында Интернет челтәрендәге махсус биттә территориаль участок комиссиясе атамасын, шулай ук трансляциянең датасын һәм вакытын күрсәтеп алып барылачак.

Видеоязмалар мәгълүматларны эшкәртү үзәгендә сайлаулар нәтиҗәләре рәсми басылып чыкканнан соң ел дәвамында сакланачак. Аларга бары тик Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе генә керә алачак.

  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 2019 елның 8 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә узачак. 100 мандат алмаштырылырга тиеш. Сайлаулар катнаш система буенча узачак: 50 депутат - партия исемлекләре буенча, 50 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10