ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

1 сентябрьгә палаткалы лагерьларга янгын куркынычсызлыгы таләпләре эшләнәчәк

29 июль 2019, 15:30 , Фото: архив

1 сентябрьгә палаткалы лагерьларга янгын куркынычсызлыгы таләпләре эшләнәчәк
Министрлык балалар палаткалы лагерьларына өстәмә профилактик тикшерүләр үткәрә.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 1 сентябрьгә балалар палаткалы лагерьларына карата янгын куркынычсызлыгы таләпләрен әзерләячәк. Бу хакта ТАССка министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта гамәлдәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре Дәүләт янгын күзәтчелегенә палаткалы лагерьларга карата беркетмәләр төзергә мөмкинлек бирми, чөнки палатка тибындагы балалар лагерьларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча норматив таләпләр юк.

«1 сентябрьгә кадәр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Янгынга каршы режимны һәм палатка тибындагы балалар лагерьларын проектлау һәм урнаштыруга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен билгеләү өлешендә янгын куркынычсызлыгы буенча норматив документларга үзгәрешләр кертәчәк», - диде Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле. Бу эш инде башланды, дип өстәде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10