ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда пассажир автобусы юлда чокырга төшеп киткән

29 июль 2019, 12:41 , Фото: соцсети

Казанда пассажир автобусы юлда чокырга төшеп киткән Юл һәлакәте бүген иртән Декабристлар һәм Восстание урамнары чатында булган.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Казанда пассажир автобусы юлда чокырга төшеп киткән. Әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр социаль челтәрләргә шул урында төшерелгән фотолар урнаштырган.

Алар хәбәр иткәнчә, бүген иртән Восстание һәм Декабристлар урамнары чатында пассажир автобусының бер тәгәрмәче тирән чокырга төшеп киткән.

Автобусны чокырдан чыгару өчен домкрат кулланырга туры килгән. Шуннан соң аның тәгәрмәчен агач өрлеккә бастырганнар.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10