ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Тәтештә семинарда урып-җыю эшләрен оештыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр

27 июль 2019, 00:00 , Фото: Галина Таҗетдинова

Тәтештә семинарда урып-җыю эшләрен оештыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр Аграрийлар партнер компанияләрнең экспозицияләре һәм аларның туфракны эшкәртү, игенне эшкәртү алымнары белән танышты.

(Тәтеш, 2 июль, "Татар-информ", "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова). Тәтеш районында “Колос” агрофирмасында кырларда урып-җыю эшләрен, көзге игеннәрне чәчү, туфракны төп эшкәртү һәм чәчү эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда район башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов белән Тәлгать Таһирҗанов, орлыкчылык оешмалары белгечләре, республиканың сигез районыннан авыл хуҗалыгы идарәсе начальниклары, игенчелек һәм механизация буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм агрономнар катнашты.

Рәмис Сафиуллов килүчеләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырып, районда бөртекле культураларның мәйданы – 45 мең гектарга кадәр, шикәр чөгендеренең 6 меңгә кадәр артуын хәбәр итте. “Аграрийлар урып-җыю эшләренә әзер, техник мөмкинлекләр бар, һәм моңа күпчелек республика булышлыгы ярдәмендә ирешелә”, – диде район башлыгы.

 “Тәтеш районы игенчелек, үсемлекчелек өлешендә соңгы елларда республика буенча алдынгылар исәбендә. Нәтиҗәлелеккә һәм югары күрсәткечләргә кискен юнәлеш алдыгыз, һәм бу үсеш дәвам итә. Әлеге сортларны сынау кишәрлегендә төрле сорттагы бөртекле культуралар, шикәр чөгендере гибридлары белән яңа сортлар, яңа технологияләр сыналачак. Ул районга чираттагы үсеш әйләнеше бирәчәк”, - диде Илдус Габдрахманов  .

Аграрийлар партнер компанияләрнең экспозицияләре һәм аларның туфракны эшкәртү, игенне эшкәртү алымнары белән таныштылар һәм әйдәп баручы җитештерүчеләрдән туфракны ашлау препаратлары тәкъдим ителде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10