ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чувашиядə татар драматургы Фəтхи Бурнашны искə алдылар

25 июль 2019, 14:16 , Фото: Зилә Мөбәрәкшина

Чувашиядə татар драматургы Фəтхи Бурнашны искə алдылар Язучының туган нигезенә чәчәкләр салдылар һәм дога кылдылар.

(Шыгырдан, 25 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Чувашиянең Кыр Бикшеге авылында күренекле татар язучысы Фәтхи Бурнашны искә алдылар. Авыл халкы, килгән кунаклар драматургның туган нигезе янында урнашкан истәлек ташына чәчәкләр салды. Чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты.

"Һәр төбәкнең бренды була. Фәтхи Бурнаш - Бикшек авылының гына түгел, барлык Чувашия татарларының байлыгы. Ул - татар әдәбиятының классигы. Без аның әсәрләрен укып үскән кешеләр", - диде Чувашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов.

Аның фикеренчә, Бурнашның "Яшь йөрәкләр" драмасы әлегәчә сәхнәләрдә куела, ул татарның йөзен, мохитен ачып бирә. "Без аның белән горурланабыз. Шулай ук Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Сүлти кебек шәхесләр дә бездән чыккан", - диде Гыйбатдинов.

Искә алу чарасында Фәтхи Бурнаш нәселе дәвамчылары - Әсәдулла хәзрәт Бурнашев һәм Әдип хәзрәт Каштанов та катнаштылар.

Җирле халык нигез янында үскән тополь агачын Фәтхи Бурнаш утырткан булуын әйтте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10