ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Җир асты кичүләрендә законсыз төзелгән лареклар сүтеләчәк

25 июль 2019, 11:56 , Фото: архив

Җир асты кичүләрендә законсыз төзелгән лареклар сүтеләчәк Депутатлар җир кишәрлекләрендә генә түгел, муниципаль милектәге биналар һәм корылмаларда да законсыз төзелгән объектларны сүтәргә карар кылды.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXXV сессиясендә депутатлар җир асты кичүләрендәге стационар булмаган законсыз сәүдә нокталарын сүтәргә карар кылды.

«Казан шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты җир асты кичүләрендәге стационар булмаган законсыз сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча аукцион үткәрә. Шуңа бәйле рәвештә җир асты кичүләрен законсыз рәвештә урнаштырылган павильоннардан арындыру ихтыяҗы килеп туды», - дип хәбәр итте Казан шәһәре Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов.

Депутатлар җир кишәрлекләрендә генә түгел, муниципаль милектәге биналар һәм корылмаларда да законсыз төзелгән объектларны сүтәргә карар кылды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10