ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда ике хатын-кыз, шәһәрара автобуста егылып, җитди тән җәрәхәтләре алган

25 июль 2019, 11:50

Юл һәлакәте кичә Горький шоссесы урамындагы 2нче йорт каршында булган.

(Казан, 25 июль, «Татар-информ»). Казанда ике хатын-кыз, шәһәрара автобуста егылып, җитди тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 17.45 сәгатьтә Горький шоссесы урамындагы 2нче йорт каршында Казаннан Яшел Үзәнгә юл тоткан «НЕФАЗ» автобусы салонында ике пассажир егылган», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, 58 һәм 71 яшьлек ике хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10