ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Казахстанда быелның соңгы Сабан туйлары сентябрь аенда узачак

25 июль 2019, 09:33

9,2 меңләп милләттәшебез гомер иткән Тараз каласында бәйрәмне көзнең беренче атнасына - 8 сентябрьгә билгеләгәннәр.
(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Казахстанда соңгы Сабан туйлары сентябрь аенда узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының Сабан туйлары графигында күрсәтелгән.
 
Күрше чит илдә беренче милли бәйрәм 2 июньдә үткәрелгән. Казахстанның күпчелек шәһәрләрендә һәм татарлар күпләп яшәгән торак пунктларында да Сабан туйларын июньдә билгеләп үткәннәр. 
 
1,7 мең татар исәпләнгән Кызылорда каласында Республика күләм Сабан туен исә сентябрь аенда уздырачаклар. Шулай ук 9,2 меңләп милләттәшебез гомер иткән Тараз каласында да бәйрәмне көзнең беренче атнасына - 8 сентябрьгә билгеләгәннәр. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10