ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Эльвира Әхмәтовага Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы тапшырылды

24 июль 2019, 15:41 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Эльвира Әхмәтовага Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы тапшырылды “Бу минем хезмәтемә генә бәя түгел, медиа өлкәсендә эшләүче барлык коллегаларымның зур өлеше кергән аңа”, - диде ул.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтовага Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы тапшырылды. Бүләкне Казан Кремлендә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

“Бу бүләкне алу минем өчен бик зур дәрәҗә. Бу минем хезмәтемә генә бәя түгел, медиа өлкәсендә эшләүче барлык коллегаларымның зур өлеше кергән аңа. Мәгълүмат белән эшләү үз эшеңә үтә җаваплы караш, төгәллек, оперативлыкны таләп итә. Бердәм команда булып эшләгәндә генә нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин”, - диде Эльвира Әхмәтова “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенә рәхмәтле булуын әйтте.

  • Казан Кремлендә төрле өлкәләрдә эшләүче 47 хезмәт алдынгысына РФ һәм ТР дәүләт бүләкләре тапшырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10