ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ямбай музеенда Себер татарлары халык иҗатына багышланган җыентык тәкъдим ителгән

24 июль 2019, 09:43

Төмәндә танылган фольклорчы һәм җырчы Луиза Сөрмәтова белән очрашуны халык соравы буенча оештырганнар.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Июнь аеның соңгы көннәрендә Ямбай музеенда Төмәндә танылган фольклорчы һәм җырчы Луиза Сөрмәтованың “Себер татарларының җырлары, бәет-мөнәҗәтләре” исемле фольклор җыентыгы тәкъдим ителгән. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итә.

Кичәне Ямбай һәм Турай авылы халкы соравы буенча музей хезмәткәрләре оештырган. Очрашуда автор иҗат юлы, фольклор белән шөгыльләнә башлавы турында сөйләгән.

Луиза  Сөрмәтова себер татарларының җыр хәзинәсе, халык иҗаты белән кызыксынучыларга танылган, тиз арада таралып киткән “Себер татарларының җырлары, бәет-мөнәҗәтләре” исемле фольклор җыентыгын унберенче тапкыр тәкъдим иткән.

"Ул бәет, мөнәҗәт жанрларына төшенчә биреп, төрле тематик төркемнәргә бүленүе турында аңлатып, берничәсен көйләп күрсәтте. Авыл, кыска, озын көйләрен, төрле такмаклар башкарды", диелә бу хәбәрдә.

Очрашуда катнашучылар Луиза Сөрмәтовага рәхмәт әйткән, иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек, яңадан-яңа үрләргә ирешү теләгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10