ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Мәгариф министрлыгы рус телендә белем бирүне үстерү өчен грант бирәчәк

24 июль 2019, 07:41

Ачык конкурс җиңүчеләре федераль бюджеттан субсидия формасында 300 млн сум чамасы грант алачак.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Россия Мәгариф министрлыгы рус телендә белем бирүне үстерүгә грант алу өчен ачык конкурсның сайлап алу этабын төгәлли. «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырылган бәйге юридик затлар өчен оештырылган. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гомуми суммасы 300 млн сумнан артык булган грантлар федераль бюджеттан субсидия формасында биреләчәк. Конкурс рус телендә ачык белем бирүне үстерүгә, рус теленә өйрәтүгә, шулай ук аны популярлаштыру өчен социаль әһәмияткә ия булган зур чаралар уздыруга юнәлдерелгән.

Гаризаларны 25 июльдә 11.00 сәгатькә кадәр биреп була.

Конкурста катнашучыларга карата мәҗбүри таләпләрнең берсе – халыкара, бөтенроссия, төбәкара программаларны һәм рус телен һәм Россия мәгарифен яклау, аларга ярдәм итү һәм алга этәрү өлкәсендә проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе булу. Коммерция проектлары каралмый. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10