ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Сарман районына Икътисад министрлыгының комиссиясе килде

24 июль 2019, 09:00 , Фото: Энҗимә Габдрәхимова

Сарман районына Икътисад министрлыгының комиссиясе килде Кече предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульлеген булдырган кешеләрнең эшчәнлеге белән таныштылар.

(Сарман, 24 июль, "Татар-информ", "Сарман", Энҗимә Габдрәхимова). Кичә  Сарман районында республиканың Икътисад министрлыгы район җитәкчелеге һәм эшмәкәрләр катнашында баланс комиссиясе утырышын уздырды. Анда районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең торышы, бу юнәлештәге уңышлар һәм проблемалар турында сөйләштеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Утырышның пленар өлеше Сарман гимназиясе базасында узды. Биредә иң элек утырышта катнашучыларны, министрлык вәкилләрен муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин кыскача гына районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды, эшмәкәрлек юнәлешендәге саннарга тукталды.

Министрлык вәкилләре, “Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды”, Эшмәкәрлекне үстерү һәм көндәшлек департаменты, “Биржа мәйданчыгы”, “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге”, РФ Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил һәм башка оешмаларның җаваплы хезмәткәрләре эшмәкәрләр белән мастер класслар уздырдылар.

Кече предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульлеген булдырган кешеләрнең эшчәнлеге белән таныштылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10