ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кайбычта комбайннарның уракка әзерлеге тикшерелде

24 июль 2019, 00:00 , Фото: Кайбыч таңнары

Кайбычта комбайннарның уракка әзерлеге тикшерелде Район буенча әзерлеккә уртача 44 балл бирелде.

(Кайбыч, 24 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтүе начальнигы Радик Зыятдинов рәислегендә махсус оештырылган комиссия Кайбыч районындагы барлык комбайннарны карап чыгып, тиешле бәясен бирде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Техниканы үзара тикшерү барышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты, комбайнчылар белән очрашып, әңгәмә корды.

Гомуми нәтиҗәләр буенча “Гөбенә” агрофирмасы, мөмкин булган 50дән 47 балл туплап, беренче урынга чыкты. 45әр бал белән “Дубрава” һәм “Алтын кырлар” агрофирмалары икенче урынны алды. Район буенча әзерлеккә уртача 44 балл бирелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10