ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Азнакайда яңа балалар бакчасы төзелә

24 июль 2019, 08:00 , Фото: Маяк

Азнакайда яңа балалар бакчасы төзелә "Сандугач" 220 балага исәпләнгән. Анда барлыгы 12 төркем булачак, шуның 6 төркеменә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар йөриячәк.

(Азнакай, 23 июль, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Республикабызда гамәлгә ашырылучы «Демография» милли проекты кысаларында Азнакайның Нефтьчеләр урамында заманча балалар бакчасы сафка басып килә. Ул быел 1 сентябрьдә нәни хуҗаларын кабул итәргә тиеш. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин төзелеш барышы өчен җаваплы җитәкчеләр һәм белгечләр белән берлектә һәр атнада эшнең барышы белән таныша. Бу сишәмбедә дә подрядчылар белән очрашып, хәл итәсе мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде.

"Сандугач" 220 балага исәпләнгән. Анда барлыгы 12 төркем булачак, шуның 6 төркеменә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр балалар йөриячәк. Мәгариф идарәсендә әти-әниләрдән гаризалар кабул ителә башлаган инде.

– Һәр төркемдә аерым йокы һәм уен бүлмәләре, физкультура, музыка заллары, сенсор бүлмәсе, иң кечкенәләр төркемендә җылытыла торган идән булачак, – дип аңлатып китте яңа бакчаның мөдире Нәфисә Шәфыйкова.

Генподряд оешмасы җитәкчесе Динар Бәдретдинов белдерүенчә, төзелеш эшләре 85 процентка үтәлгән. Хәзер фасадны керамогранит плитәләр белән тышлап бетерәсе, территорияне төзекләндерәсе һәм бакчага керү юлын ясыйсы калган. Эчке эшләр төгәлләнеп бетеп килә, диелә район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10