ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Интернетта өйдәге кул күтәрүгә каршы флешмоб популярлаша бара

23 июль 2019, 16:08 , Фото: bashinform.ru

Интернетта өйдәге кул күтәрүгә каршы флешмоб популярлаша бара Шул рәвешле, әлеге проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә телиләр.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). Социаль челтәрләрдә өйдәкул күтәрүгә каршы #янехотелаумирать флешмобы популярлаша бара. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Популяр блогерлар кыйналу эзләрен хәтерләткән гримлы фотоларын куя. Ә көч куллануга дучар булган яза хатын-кызлар үз тарихларын яза. Шул рәвешле, алар әлеге проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә телиләр. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров та үз фикерен әйтте.

Парламентарий үзенең Facebook битендә хәбәр итүенчә, “Йорт-көнкүрештә көч куллануны кисәтү” турында закон проекты әзерләү һәм аны Дәүләт Думасына тәкъдим итү карары кабул ителгән. Чөнки илдәге күпләгән кеше, бигрәк тә хатын-кызлар өйдә көч куллануга дучар була. Әмма түзәләр һәм һәрвакытта да бу турыда әйтмиләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10