ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Шәһәр йортларында гомуми антенна кую капремонт кысаларында хәл ителергә мөмкин

23 июль 2019, 15:34 , Фото: Михаил Захаров

Шәһәр йортларында гомуми антенна кую капремонт кысаларында хәл ителергә мөмкин Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин цифрлы телевидениегә күчү нечкәлекләрен аңлатты.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Күп катлы йортларда капиталь ремонт программасына гомуми антенна кую эше дә кертелергә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтте.

Министр аналоглы телевидениедән “цифра”га күчү нечкәлекләрен аңлатты. Республикада 118 мең 173 хуҗалык әле аналоглы телевидениедә. 1,2 млн гаилә түләүле – кабельле, иярченле яки IPTV телевидениедә. Цифрлы ТВга күчү өчен, антенна кирәк. Ул я һәр фатирда аерым, я күп фатирлы йорт өчен гомуми.

“Бүген Татарстанда 19 мең йортның 5360ның гына түбәсендә гомуми антенна тора. Шуңа күрә, күп фатирлы йортларга капремонт программасы кысаларында, коллектив антенна куюны кертү карары кабул ителде. Дүрт подъездлы биш катлы йорт өчен чыгым 90 мең сум тирәсе. Муниципалитетлар һәм гражданнар, чираттагы елга эшләрнең төрен билгеләгәндә, гомуми антенна куелышын кертү турында уйларга тиеш”, - ди Хәйруллин.

Аның сүзләренчә, түләүле, яхшы сыйфатлы телевидениедән кулланучылар бик күп телеканал карый ала. Әмма статистика күрсәткәнчә, кеше 150ләп канал карамый, шуңа күрә артыгын түләүнең мәгънәсе юк. “Федераль мультиплекстагы каналлар да җитәрлек. Түләүле телевидение караучылар бушлай цифрлы телевидениегә күчә ала”, - дип аңлатты Айрат Хәйруллин.

Телевизор DVB-T2 стандартын кабул итсә, ягъни 2012 елдан соңрак чыгарылган булса, аңа антенна тоташтырырга кирәк. Элегрәк чыккан телевизор булып, ул әлеге стандартта эшләмәсә, аңа антенна һәм цифрлы сигналны кабул итә торган махсус приставка кирәк. Аңа антеннаны да, телевизорны да тоташтырасың. Әгәр телевизор экранында канал логотибы янында “А” хәрефе юк икән, димәк, инде цифрлы телевидение карыйсыз.

“Махсус приставкалар республиканың барлык почта бүлекләрендә, шулай ук кибетләрдә дә сатыла”, - ди министр. Аны уртача 950 сумга сатып алырга мөмкин. Брифингта цифрлы телевидениегә күчү чыгымнарын каплау өчен аз керемле гаиләләргә компенсация турында да сөйләделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10