ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills хореографы чемпионат ачылышы тантанасы биюен авыр дип бәяләде

23 июль 2019, 15:27 , Фото: Салават Камалетдинов

WorldSkills хореографы чемпионат ачылышы тантанасы биюен авыр дип бәяләде Чемпионатта берьюлы 300 биюче тамашачыларга төрле төрдәге биюләр тәкъдим итәчәк.

(Казан, 23 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Worldskills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы тантанасының баш хореографы Жанна Шмакова программаны биюче яшьләр өчен генә түгел, олырак яшьтәге биючеләр өчен дә авыр булуын әйтте. Бу хакта ул журналистларга чемпионатка әзерлек чарасы үткәрелү вакытында сөйләде.

“Пульс” дип аталган ачылыш тантанасында без күп сораулар куябыз: профессионал – кем ул, кеше “профессионал” дип аталу өчен нинди этаплар аша үтәргә тиеш һ.б. Ягъни ул – тирәнтен фәлсәфи тикшеренү. Шулай ук, ул артистлар җәлеп ителгән тамаша да”, - диде ул.

Сәхнәдә хореографиянең барлык төрләре кулланылачак. “IT-технологияләр, инженерлык, дизайн, хезмәт күрсәтү, төзүчелек һәм җәмгыять транспорты төрләре буенча биюләр әзерлибез. София робот-андроиды кызыклы булыр дип уйлыйм”, - диде хореограф.

Тамашачылар өчен сәхнәдә берьюлы 300 биюче хореография осталыкларын күрсәтәчәк, төрле биюләр куячак. “Алар белән беренче ел гына эшләмибез, Универсиадада да, Йөзү буенча Россия чемпионатында да биеделәр. Болар: ТРның Җыр һәм бию ансамбле, “Kazan”, “Сәйдәш”, Мәдәният институты коллективлары һ.б.

“Мондый чаралар уздыру – яхшыга дип саныйм. Шул рәвешле, без яңа буын биюче профессионалларын тәрбиялибез”, - диде Жанна Шмакова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10