ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ләйлә Фазлыева Worldskills чемпионаты ачылышы интерактив форматта узачагын әйтте

23 июль 2019, 15:00 , Фото: Салават Камалетдинов

Ләйлә Фазлыева Worldskills чемпионаты ачылышы интерактив форматта узачагын әйтте Премьер-министр урынбасары тантанада нинди программа булачагын әйтеп бетермәвен, сер булып калырга тиешлеген сөйләде.

(Казан, 23 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Worldskills Kazan 2019 дөнья чемпионаты ачылышы тантанасын интерактив һәм тамашачылар катнашында булачагын әйтте. Бу хакта ул журналистларга чемпионатка әзерлек чарасы үткәрелү вакытында сөйләде.

“Worldskills чемпионаты ачылышы тантанасы югары дәрәҗәдә сыналган технологияләр ярдәмендә берничә эпизод кергән интерактив шоу форматында булачак. Анда гади геройның хезмәт кешесе буларак формалашуы күрсәтеләчәк”, - диде ул.

Ачылыш һәм ябылыш тантанасының баш продюсеры – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Игорь Крутой, иҗади идеяләрне тормышка ашыручы, режиссер - Алексей Сеченов. “2013 елда узган Универсиада программасы да аның командасы ярдәмендә әзерләнде. Без дә бу елда шундый тәэсирләргә өметләнеп калабыз”, - ди Фазлыева.

Тантанада Россия эстрадасыннан “Ёлка”, “Therr Maitz” төркеме, җырчылар – Александр Понайотов, Ян Гэ, Татарстаннан да иҗат коллективлары булачак. Оештыручылар ачылыш тантанасын ике сәгатьтән дә артык булмас, дип ышандырды.

Ябылышта әләмне киләчәктә чемпионатны кабул итәчәк башка илгә бирү тарихы да тәкъдим ителәчәк. “Бу очракта ул ил – Кытай. Әлеге илнең дә визит карточкасы күрсәтеләчәк. Белүебезчә, бездән соң чемпионат Шанхайда узачак”, - диде Ләйлә Фазлыева.

“Финанслау мәсьәләсе буенча күпме чыгым киткәнен әлегә әйтә алмыйм, гадәт буенча, чара беткәннән соң, йомгак ясаганда әйтеләчәк”, - дип сөйләде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10