ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чувашиядә Татарстаннан килүче җиңел автомобиль юл читенә төшеп капланган

23 июль 2019, 13:04 , Фото: соцсети

Чувашиядә Татарстаннан килүче җиңел автомобиль юл читенә төшеп капланган Юл һәлакәте кичә республиканың Янтык районында булган.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Чувашиядә Татарстаннан килүче «Хендэ» автомобиле юл читенә төшеп каплану нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм пассажир һәлак булган. Бу хакта Чувашия Республикасы ЮХИДИ идарәсенең Инстаграм социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Кичә 21.30 сәгатьтә Чувашиянең Янтык районында «Хендэ» автомобиленең йөртүчесе идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм юл читенә төшеп капланган», - диелә социаль челтәрдәге рәсми сәхифәдә.

Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм пассажир шунда ук үлгән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10