ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills дөнья чемпионаты волонтерлары беренче августтан эшли башлаячак

23 июль 2019, 11:30 , Фото: Салават Камалетдинов

WorldSkills дөнья чемпионаты волонтерлары беренче августтан эшли башлаячак Утыз волонтер Kazan Expo үзәген ярышларга әзерлиячәк.

(Казан, 23 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Утыз волонтердан торган беренче төркем Kazan Expo мәйданчыгын август башына WorldSkills Kazan 2019 халыкара эшче һөнәрләр чемпионатына әзерли башлаячак. Бу хакта "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" генераль директоры урынбасары Александр Карпов хәбәр итте.

"Беренче августтан безнең өчен җаваплы чор башлана. Беренче утыз волонтер Kazan Expo мәйданына чыгар дип көтелә. Ә чит ил һәм чит шәһәрләрдән килгән волонтерлар 18 августта киләчәк", - дип сөйләде ул.

Ярышларга барлыгы 3500 волонтер җәлеп ителәчәк. Ирекле ярдәмчеләрнең күбесе (2715 кеше) дөнья чемпионатында катнашучылар һәм кунаклар белән эшләячәк: каршы алачак, аккредитация ясаячак, җәмәгать транспорты, туклану мәсьәләләрендә ярдәм итәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10