ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апас районы Чирүле авылында чишмә янын төзекләндергәннәр.

23 июль 2019, 01:00 , Фото: apastovo.ru

Апас районы Чирүле авылында чишмә янын төзекләндергәннәр. Илдар Фәзлуллин чишмәнең тирә-юнен төзекләндергән, тимер койма белән тотып алган.

(Апас, 23 июль, "Татар-информ",  "Апастово-информ" ). Апас районы Чирүле авылында чишмә янын төзекләндергәннәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Тау башындагы чишмәне авылга моннан берничә ел элек китергәннәр. Бу эшкә беренчеләрдән булып читтә яшүче авылдашлары Илдар Фәзлуллин теләктәшлек белдергән. Алга таба исә барлык авыл халкы, авыл җирлеге кушылган. Һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм иткән.

Быел исә туган авылы өчен янып-көеп яшәүче Илдар Фәзлуллин изге эшенең дәвамы итеп, чишмәнең тирә-юнен төзекләндергән, тимер койма белән тотып алган. Бу исә Чирү авылы халкы өчен бу тагын да зур сөенечле вакыйга. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10