ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актаныш районында 334 үзмәшгуль кеше салым түли һәм иркенләп эшли

23 июль 2019, 06:00 , Фото: Лилия Бәхтиева

Актаныш районында 334 үзмәшгуль кеше салым түли һәм иркенләп эшли Актанышның үзендә исә, нигездә, заказ буенча ризык пешерүчеләр, чәчтарашлар, массаж, маникюр, шугаринг ясаучылар яңа салым режимына күчә, ди белгеч.

(Актаныш, 23 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүгенгә Актаныш районында 334 кеше үз мәшгульлеген теркәргә булган. Халык санын исәпкә алганда, системага күпләп теркәлүчеләр буенча лидерлык Кәзкәй җирлегендә. Биредә 12 кеше җиң сызганып үзмәшгульлек белән шөгыльләнергә исәп тота.

Актаныш районында үзмәшгульлекне оештыру буенча белгеч Алмаз Нурлыев “һөнәри керемгә салым” системасына теркәлүнең соңгы айда аеруча активлашуын билгеләп үтте. Билгеле, моңа үзмәшгульлекне оештыру буенча җирлекләрдә махсус оештырылган очрашулар да уңай тәэссир иткән.

- Кайвакыт халыкка аңлату гына җитеп бетми – бөтенесе дә шуннан гына торган чаклар да була. Менә шушы очрашуларда райондашларыбызга яңалыкның уңай яклары хакында сөйлим. Авыл кешеләре алар күптән үзмәшгуль инде: сөт сату, җиләк-пиннек сату, электрик хезмәтләре күрсәтү, йортны арендага бирү кебек хезмәтләр белән шөгыльләнә алар. Бүген аларның төп проблемасы – системага теркәлүдән курку, дөресрәге теркәлә белмәүләре. Очрашулар барышында бу юнәлештә дә ярдәм итәргә әзерлегемне әйтәм. Килегез, мөрәҗәгать итегез – без һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, - ди Алмаз Нурулла улы.

Ул шулай ук яңалыкны күбрәк яшьләр күтәреп алуын да билгеләп үтте.

- Кызыксынганнар үзләре элемтәгә чыга, киңәш сорый, үз идеяләрен әйтә. Һәм бергәләп аларның хыялын чынга ашыра башлыйбыз. Мисал өчен, күптән түгел генә Актанышта күпмедер дәрәҗәдә яңалык булган хезмәт популярлык казана башлады – йортка килеп, йомшак мебельләрне, палас-җәймәләрне химик чистарту. Ике кеше нәкъ шушы юнәлеш буенча үзмәшгуль булып теркәлде.

Актанышның үзендә исә, нигездә, заказ буенча ризык пешерүчеләр, чәчтарашлар, массаж, маникюр, шугаринг ясаучылар яңа салым режимына күчә, ди белгеч. Соңгы вакытта көнкүреш техникасын ремонтлаучылар да бу агымга кушыла башлаган. Мөгаллимнәр арасында репетиторлык белән шөгыльләнүчеләр дә заман куйган яңа таләпне кабул итеп ала башлаган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10