ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районының Лашман авылы турында яңа җыр тәкъдим иттеләр

22 июль 2019, 22:00 , Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешән районының Лашман авылы турында яңа җыр тәкъдим иттеләр “Лашманым” җырын тамашачы хозурына Авыл көнендә тәкъдим иттеләр.

(Чирмешән, 22 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). “Лашманым” җырын тамашачы хозурына Авыл көнендә тәкъдим иттеләр. Лашман, элек ул Вәлит, Капитоновка һәм башка исемнәр дә йөрткән, яңа форматта бәйрәмне - Авыл көнен тәүге тапкыр менә шулайрак үткәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Баштарак, бу чара якшәмбе киченә билгеләнгәнгә, халык булмас диеп шикләнгәннәр иде дә, әмма стадионга кунаклар-тамашачылар агылды гына.
Бәйрәм Сабан туе уеннарыннан башка үтте. Алда язылганча, мәйданга, сәхнәгә бик күп үзешчән артистлар чыкты. Башта “Дуслык күпере” дип исемләнгән концерт күрсәттеләр. Татар, чуваш, рус телләрендә яңгыраган җырларга алкышларны кызганмадылар. Төрле милләт халыклары җырларын тагын кайда ишетәсең?!

Бүгенге кичтә “Лашманым” җырын күренекле җырчы Резеда Шәрәфиева башкаруында тыңладылар. Аның көен Әдис Маликов язган, ә сүзләре Илшат Харисовныкы. Билгеле, барлык җырлар да бик тиз популярлык казана алмый, әмма аларны концерт репертуарларына ешрак кертсәң, ешрак җырласаң гомерләрен озынайтып, халыкка якынайтып була. Әнә Сарман, Керкәле, Чирмешән, Әлдермеш турындагы җырлар дистә еллар сәхнәдән төшми.

 

Лашман авылында 530 йортта 1248 кеше яши.

“Авыл көне”ндә районның туган як тарихы музее кайбер экспонатлар алып килгән иде, китапханәчеләр Лашман тарихы һәм кешеләре белән бәйле күргәзмә оештырдылар. “Ак калфак” оешмасының район бүлекчәсе, мәдәният бүлеге бәйрәмне нык күтәрештеләр. Шулай итеп, 170 яше тулган Лашман көне дә үтеп китте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10