ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Болгар ислам академиясендә сентябрь аенда алты диссертация эше якланачак

22 июль 2019, 19:42 , Фото: Салават Камалетдинов

Болгар ислам академиясендә сентябрь аенда алты диссертация эше якланачак Академиянең алты докторанты “Ислам фәннәре докторы” дигән дәрәҗә алачак.

(Казан, 22 июль, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). Бүген Казан епархиясендә Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов белән Казан православие семинариясе ректоры митрополит Феофан үзара килешүгә кул куйдылар. Чарадан соң академия вәкилләре сентябрь аенда академиядә диссертация эшләрен яклау булачак дип белдерде.

Болгар ислам академиясенең фәнни эшләр буенча проректоры Рамил (Габдулла хәзрәт) Әдһәмов докторантларның алты кеше булуын әйтте. “Хәзерге вакытта академиядә җәйге мәктәп уза. Аның нигезендә 10 докторант, 25 магистрант кабул итәбез. Бу елны сентябрь аенда беренче диссертацияләр яклау була. Һәм безнең алты докторант “Ислам фәннәре докторы” дигән дәрәҗә алачак”, – диде ул.

Рамил Әдһәмов диссертацияләрнең күбесе татар мирасы белән бәйле булуын да әйтте. “Докторантларның берсе Шиһабетдин Мәрҗанинең әсәрен өйрәнә, шулай ук Шәйхелислам Хәмиди мирасына бәйле диссертация бар”, – диде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10