ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

2021 елда Федераль Сабантуй Юграда узачак

22 июль 2019, 20:01 , Фото: Владимир Васильев

2021 елда Федераль Сабантуй Юграда узачак Сабан туеның якынча датасы 2021 елның 19 июненә билгеләнгән.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Югра губернаторы Наталья Комарова һәм Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев 2021 елда Нижневартовскида Федераль Сабантуй уздыру турында фикер алышты. Якынча дата 2021 елның 19 июненә билгеләнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Наталья Комарова бәйрәмне оештыру эшләренә Татарстан Республикасы вәкилләрен дә җәлеп итәргә тәкъдим итте. Әлегә эшче төркемгә Татарстан халыкларын тәкъдим итүче иҗтимагый оешма әгъзалары һәм округның административ структура җитәкчеләре керә.

“Сабантуй – Татарстанның һәм бөтен татар халкының бренды. Бүгенге көндә Россиядә 5,3 млн татар яши. Ә тулаем алганда, дөньяда 10 млн татар исәпләнә”, - диде Шәйхразиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10