ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Ислам академиясе белән православие семинариясе арасында килешү төзелде

22 июль 2019, 19:17 , Фото: Энҗе Габдуллина

Ислам академиясе белән православие семинариясе арасында килешү төзелде Владыка Феофан диннәр төрлелеге җәмгыятьтәге мәсьәләрне бергә чишәргә комачаулык тудырмый дигән фикердә.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”, Энҗе Габдуллина). Бүген Казан епархиясендә Болгар ислам академиясе белән Казан православие семинариясе арасында килешү төзелде. Рәсми кәгазьгә кулны Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов һәм владыка Феофан куйды. Алар әйтүенчә, әлеге килешү – хезмәттәшлек башы гына.

Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан килешү төзелүне тарихи вакыйга дип бәяләде. “Мондый килешү Россиядә беренче. Православие руханилары семинариясенең тарихы зур. Менә безнең партнер барлыкка килде. Мин Рус православие чиркәвенең Иран мөселманнары белән сөйләшүләр комиссиясен җитәклим. Ә без монда бер республикада иңгә иң куеп яшибез. Бу табигый процесс”, – диде.

Данияр Абдрахманов килешү нигезендә эш алып барылачак юнәлешләр күп икәнлеген әйтте. “Килешү – хезмәттәшлекнең беренче адымы. Хезмәттәшлек өчен юнәлешләр күп. Бу белем бирү юнәлеше дә, фәнни һәм мәгърифәтчелек юнәлеше дә. Безнең эшчәнлек шушы төп өч өлкәдән торачак”, – диде ул.

Владыка Феофан шулай ук җәмгыятьтәге мәсьәләләрне чишү –  уртак бурыч булуын белдерде. “Диннәр төрле булса да, безнең уртак нокталарыбыз күп. Җәмгыятьтәге әхлакый нормалар һәрвакыт югары дәрәҗәдә түгел. Бу бигрәк тә яшьләр тарафыннан бозыла. Наркомания, эчкечелек, хокук бозулар, балаларны ятим калдыру, абортлар. Боларны бетерү – безнең уртак бурыч”.

Владыка Феофан һәм Данияр Абдрахманов килешүгә кулларын куйдылар һәм килешүләрне үзара алмаштылар. Митрополит Болгар ислам академиясенә татар телендә язылган Библия бүләк итте, Данияр Абдрахманов Феофанга үз чиратында “Изге Болгар” дигән китап тапшырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10