ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Паркларда һәм скверларда сатылган чиста суның бәясен киметергә тәкъдим иттеләр

22 июль 2019, 19:29

Беренче чиратта кирәкле продукт буларак, су бәясе арзанрак булырга тиеш.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Паркларда һәм театр буфетларында сатыла торган шешәдәге суларга бәяне 70 процентка кадәр чикләргә кирәк дип тәкъдим итте Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов. Бу хакта РИА Новости яза.

Власов үз тәкъдимен суның беренче чиратта кирәкле ризык булуы белән аңлатты. “Кайбер спектакльләр өчәр сәгать бара. Һәм тәнәфес вакытында кеше су алып эчә алмый, чөнки ул кибеттәгегә караганда 10 мәртәбә кыйммәт тора”, - диде ул.

Депутат сүзләренчә, кайвакытта сәүдә үзәкләрендә, театрларда һәм күңел ачу паркларында сулар кибеттәгегә караганда 10 тапкырга кыйммәт тора. “Мәскәү паркларының берсендә шешәле суның 300 сумга сатылганына үзем дә шаһит булдым. Театрлар турында сөйләгәндә, шампан шәрабе яки туңдырмага караганда, су беренче чиратта кирәкле продукт булып санала”, - диде депутат.

Власов, олы кешегә көненә 2 литр су эчәргә кирәклеген дә искәртте. Моннан тыш, эсседә кешенең хәле начарланырга мөмкин, шуңа күрә су арзанрак булырга тиеш, диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10