ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

ЮХИДИ инспекторлары хастаханәгә илтергә булышкан йөкле хатынны өенә чыгардылар

22 июль 2019, 19:00 , Фото: ГИБДД МВД по РТ

ЮХИДИ инспекторлары хастаханәгә илтергә булышкан йөкле хатынны өенә чыгардылар Казан-Малмыж трассасында полиция хезмәткәрләре шикле машинаны туктаткач, рульдәге хатынның тулгаклары башлануын күрә һәм аны хастаханәгә кадәр озата.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”, Елена Сәләхова). Йөкле хатын-кызга Казандагы бала тудыру йортына барырга ярдәм иткән ЮХИДИ хезмәткәрләре әни белән баланы каршы алырга хастаханәгә килде.

14 июльдә 29 яшьлек Юлия Шаһиева тиздән тулгаклары башланачагын сизгәч, Арчадан Казанга барырга чыга. Рульдә аның тулгаклары башлана һәм шул сәбәпле ул машина тизлеген киметә. “Барысы да көтмәгәндә башланды. Тулгакларым башланыр дип уйламаган идем. Суларым киткәндә янымда беркем дә юк иде, шуңа күрә үземә рульгә утырырга туры килде. Юлда хәлем начарланды, тулгакларым көчәйгәннән көчәйде”, - дип сөйләде яшь әни.

ЮХИДИ хезмәткәрләре - полиция лейтенанты Тимур Хәкимов һәм полиция сержанты Линар Галеев ханымга ярдәм итәргә уйлый. Тавыш һәм ут сигналын кушып, алар аның автомобилен хастаханәгә кадәр озата барган. Инде ун минуттан йөкле ханым РКБның перинаталь үзәгендә булган.

Берникадәр вакыттан соң, Юлиянең ире ЮХИДИ хезмәткәрләренә хатынының малай тапканын хәбәр иткән. Яшь әти автоинспекторларга бала тудыруның өзлегүләрсез узуын хәбәр иткән һәм аларга рәхмәтен белдергән. Ул полиция хезмәткәрләрнең батырлыгы турында социаль челтәрләрдә язган.

“ДПС хезмәткәрләренә зур рәхмәт. 14 июльдә алар машинаны Кәминкә авылыннан РКБга кадәр озата барганнар. Хатынымның тулгаклары башланган һәм су киткән. Алар ярдәмендә шәһәр буйлап тиз генә, светофорларда туктамыйча гына барып җиткәннәр”, - дип язган баланың әтисе. Яшь әни белән бала хастаханәдә бер атнага якын яткан. Аларны каршы алырга туганнары һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре дә килгән. Полиция хезмәткәрләре гаиләгә балалар автокреслосы бүләк итте.

“ДПС патруле каршы алыр дип уйламаган идем. Бу бәхет тә, горурлык та. Чөнки безне ирем белән бергә ЮХИДИ хезмәткәрләре дә каршы алды”, - дип сөйләде яшь әни. Юлия ЮХИДИ хезмәткәрләренә автокресло бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм машинада баланы шунда гына утыртып йөртәчәген әйтте.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10