ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Казанда «Йөрәкле шәһәр» III инклюзив гаилә фестивале узачак

22 июль 2019, 18:03 , Фото: dumrt.ru

Казанда «Йөрәкле шәһәр» III инклюзив гаилә фестивале узачак Оештыручылар сүзләренә караганда, бәйрәм инвалид балаларга һәм гаиләләргә бер-берсе белән танышырга һәм дуслашырга ярдәм итәчәк.

(Казан, 22 июль, "Татар-информ"). 27 июльдә Казанның Урицкий паркында "Йөрәкле шәһәр – Сердца города" III инклюзив гаилә фестивале узачак. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Игелекле Казан” проекты белән берлектә оештыра. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Әлеге фестиваль физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарту максаты белән уздырыла.

Фестивальдә "Зәкят" хәйрия фонды карамагындагы балалар катнаша. Чараны карарга һәркем килә ала.

Фестиваль 11.00 сәгатьтә башлана. Чараның программасы бик кызыклы һәм бай булачак. Кунакларны иҗади сәләтләрне үстерү буенча мастер-класслар, аквагрим, сабын куыклары тамашасы һәм хәйрия ярминкәсе көтә. Шулай ук үзенчәлекле сабыйлар тәмле һәм сәламәт ризык әзерләү буенча кулинария мастер-классы уздырачак. Моннан тыш, балаларны инклюзив велоузыш көтә.

Оештыручылар сүзләренә караганда, бәйрәм инвалид балаларга һәм гаиләләргә бер-берсе белән танышырга һәм дуслашырга ярдәм итәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10