ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Йолдызлык” лауреатлары һәм Кырым балалары Бакчасарайда зур концерт куйды

22 июль 2019, 17:32 , Фото: пресс-служба фестивального движения «Созвездие-Йолдызлык»

“Йолдызлык” лауреатлары һәм Кырым балалары Бакчасарайда зур концерт куйды Өч йөздән артык яшь артист 42 иҗади номер күрсәтте.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). “Йолдызлык” фестивале һәм кырым-татар балалар коллективларының Бакчасарай шәһәрендә узган концертына 5 мең тамашачы килгән. Бәйрәм ачык һавада булган һәм 3,5 сәгать дәвам иткән. Бу хакта фестивальнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өч йөздән артык яшь артист 42 иҗади номер күрсәткән.

Кырымның Бакчасарай районындагы “Әдәбият” халык вокаль ансамбле а капеллага “Татарлыгым” дигән җыр башкарган. Азнакай шәһәренең “Фантазия” вокаль ансамбле “Алматаның алмасы” дип аталган татар җырын, Казанның “Дорога из города” бию театры “Дала” хореография композициясен, ә “Йолдызлык” фестиваленең Гран-при иясе, Саба районының Шәмәрдән авылыннан Зилия Вафина “Париж тангосы” шлягерын тәкъдим итте.

Концерт ахырында фестиваль катнашучысы, ГИТИС Россия театр сәнгате университетын тәмамлаган Данил Буранов чыгыш ясады. Быел ул “Яңа дулкын” телевизион фестивалендә Россияне тәкъдим итәчәк. Җәйге иҗади сменаның уңышлы тәмамлануы белән балаларны Бакчасарай районы башлыгы Рефат Дердаров тәбрикләде. Ул районга һәрдаим шефлык ярдәме күрсәткән өчен Татарстан җитәкчелегенә һәм республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде.

Чарада Татарстан Республикасының Кырым Республикасындагы һәм Севастополь шәһәрендәге даими вәкиле Руслан Шәяхмәтов, Татарстанның балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина, республиканың яшьләр министры урынбасары Ринат Садыйков, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина һәм башкалар катнашты.

  • “Йолдызлык” фестиваленең җәйге иҗади сменасы Кырымда һәм Севастопольдә 16 тапкыр узды. Анда Татарстанның 22 районыннан җыелган 250 талантлы бала катнашты.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10