ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ставропольның "Татар шәһәрчеге" ЮНЕСКО премиясенә дәгъва кыла

22 июль 2019, 16:42

30 мең доллар күләмендә премияне Грециядә тапшыралар.
(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Ставрополь краендагы "Татар шәһәрчеге" ЮНЕСКО оешмасы тарафыннан бирелә торган Мелина Меркурий премиясенә дәгъва кыла. Бу хакта "Ставропрльская правда" сайты хәбәр итә. 
 
Әлеге премия 1995 елдан алып, ике елга бер тапкыр дөнья ланшафтларын саклау һәм яхшырту максатыннан бирелә. Аның күләме 30 мең АКШ долларын тәшкил итә. Премия Грециядә тапшырыла. Ул Грециянең элеккеге мәдәният министры исемен йөртә. 
 
"Татар шәһәрчеге" - Кавказ итәгендә урнашкан зур археологик һәйкәл. Музей-тыюлык хезмәткәрләре аны әлеге җирлектә Тимер гасыр һәм Урта гасырның иң эре объекты дип атый. 2027 елда биредә ачык һавадагы музей ясап, җирлекне туристик Мәккәгә әйләндерергә ниятлиләр, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10