ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда “Алтын тәлинкә” беренче төбәкара кинопремиясе булдырылды

22 июль 2019, 16:51

Беренче премияләрне быелның 27 декабрендә тапшырачаклар.

(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Казанда “Алтын тәлинкә” Төбәкара кинопремиясе булдырылды. Ул милли кино өлкәсендәге казанышлар өчен конкурс нигезендә 35 яшькә кадәрле авторларга тапшырылачак. Җиңүчеләр экспертларның яшерен тавыш бирүе һәм тамашачы рейтинглары буенча берничә номинациядә билгеләнәчәк. Бу хакта “Время кино” матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән гамәлгә куела.

Яшь кинематографистларның хезмәтенә төбәктә һәм аннан читтә уңышлы прокат, фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясау (шул исәптән халыкара дәрәҗәдә) һәм интернеттагы активлыкның югары рейтингы буенча бәя биреләчәк.

Премиянең приз фонды 1,3 млн сумны тәшкил итә. Акчалата бүләкләр “Милли телдә төшерелгән иң яхшы тулы метражлы уен фильмы”, “Милли телдә төшерелгән иң яхшы документаль фильм”, “Милли телдә төшерелгән иң яхшы кыска метражлы фильм”, “Милли телдә төшерелгән иң яхшы анимацион фильм”, “Тамашачы мәхәббәте” номинацияләрендә биреләчәк.

Премияләрне ике этапта тапшырачаклар. Беренчесен, тамашачылар рейтингы буенча,  27 декабрьдә – Халыкара кино көне алдыннан тапшырачаклар. Ә икенчесе, экспертлар бәяләмәсе буенча, 27 августта – Россия киносы көнендә бирәчәкләр.

Премиягә илдә төшерелгән кинофильм авторлары дәгъва кыла ала. Аларның киноленталары Россиядә беренче тапкыр 2018 елның 1 гыйнварыннан 2019 елның 1 ноябренә кадәр күрсәтелгән булырга тиеш. Премия лауреатларын кино белгече Кирилл Разлогов җитәкчелегендәге экспертлар советы ачыклаячак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10