ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ленинград төрмәләрендә вафат булган татарстанлыларга истәлек тактасы ачыла

22 июль 2019, 16:11

Леваш мемориаль зиратында атып үтерелгән йөзәрләгән татар һәм Татарстан кешеләре җирләнелгән.
(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). 24 июль көнне Ленинград һәм Ленинград өлкәсе төрмәләрендә вафат булган татарлар хөрмәтенә истәлек тактасы ачылачак. Бу хакта Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татарстанның даими вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.
 
"Левашовские пустоши" дигән җирдә ачылачак истәлек билгесе 1937 елдан алып 1954-1955 елларга кадәр вафат булучыларга багышлана. Ул Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар оешмасы, меценат Шамил Акбулатов ярдәме белән куела. 
 
Мәгълүм булганча, Петроград-Леинградта 1918-1929 еллар аралыгында 4881 кеше, 1930-1936 елларда 6934 кеше, 1937 елның җәеннән 1954 елга кадәр 46771 кеше атып үтерелгән. Шуларның 40,4 меңе сәяси сәбәпләр аркасында һәлак булган. 
 
Леваш мемориаль зиратында атып үтерелгән йөзәрләгән татар һәм Татарстан кешеләре җирләнелгән, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10