ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Түбән Новгород өлкәсендә җәйге дини мәктәпләр эшли башлаган

22 июль 2019, 15:27 , Фото: архив

Түбән Новгород өлкәсендә җәйге дини мәктәпләр эшли башлаган Өлкәнең унбиштән артык авылында Ислам дине нигезләренә өйрәтәләр.
(Казан, 22 июль, “Татар-информ”). Түбән Новгород өлкәсендә җәйге ислам дине мәктәпләре эшли башлаган. Бу хакта җирле мөселманнар Диния нәзарәте хәбәр итә. 
 
Дин дәресләренә йөрүчеләр саны ел саен артуы күзәтелә. Өлкәнең һәр авылында да диярлек, Ислам нигезләрен өйрәтү буенча дәресләр бирелә.
 
"Якшәмбе мәктәпләрендә дин дәресләре апрель аенда ук тәмамланды. Әмма сез балаларның тагын да тирәнрәк белем алырга омтылуын күрегез. Укытучыларның да ял вакытларында балаларга һәм өлкәннәргә белем бирергә әзер икәнлегенә игътибар итегез. Мин алар белән горурланам", - ди өлкә мөфтие Гаяз хәзрәт Закиров. 
 
Хәзергә өлкәнең 15 тән артык авылында Ислам дине дәресләре укытыла. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10