ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «БМВ» автомобиле җәяүлеләр кичүендә 15 яшьлек кызны бәрдергән

22 июль 2019, 14:00

Юл һәлакәте узган җомгада Арбузов һәм Журналистлар урамнары чатында булган.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Казанда «БМВ» автомобиле җәяүлеләр кичүендә 15 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Узган җомгада «БМВ Х5» автомобилен идарә итүче 30 яшьлек ир-ат Арбузов һәм Журналистлар урамнары чатында, башлангыч мәгълүматларга караганда, көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән һәм 15 яшьлек кызны таптаткан», - дип белдерделәр агентлыкка ЮХИДИ идарәсендә.

Нәтиҗәдә, җәяүле төрле тән җәрәхәтләре алган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10