ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан Россиянең иң эшчән кешеләр яши торган биш шәһәре арасына керде

22 июль 2019, 13:41 , Фото: архив/Михаил Захаров

Казан Россиянең иң эшчән кешеләр яши торган биш шәһәре арасына керде Социаль челтәрләрдәге сораштырулар нигезендә төзелгән рейтингның лидеры – Мәскәү.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Туристлар фикеренчә, Татарстан башкаласы Россиянең иң эшчән кешеләр яши торган биш шәһәре арасына керә. Бу хакта Tvil.ru сервисы хәбәр итә.

Респондентларның 10 проценты иң эшчән кешеләр Казанда яши дип белдергән. Шул рәвешле, Татарстан башкаласы ил буенча дүртенче баскычта урнашкан.

Социаль челтәрләрдәге сораштырулар нигезендә төзелгән рейтингның лидеры – Мәскәү. Сораштырылучыларның 36,67 проценты фикеренчә, иң хезмәт сөючән халык Россия башкаласында гомер итә.

Икенче урынны Санкт-Петербург һәм Новосибирск шәһәрләре бүлешкән, алар өчен 13,33әр процент респондент тавыш биргән. Өченче урында - Екатеринбург (11,67 процент).

Бишенче урындагы Уфаны респондентларның 6,67 проценты телгә алган. Ялта һәм Сочи – 3,33әр процент, Краснодар һәм Геленджик аннан да азрак тавыш җыйган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10