ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

22 июль 2019, 21:00

22 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Миңнеханов чираттагы ялга китте, Синоптиклар яңгырлы һәм яшенле һава торышы турында кисәтә, Танылган диктор Николай Игнашов вафат.

Татарстан инвалидларны эш белән тәэмин итү буенча Идел буе округында лидер / Республикада эшкә сәләтле яшьтәге 88,6 мең инвалид исәпләнә. 

Татарстан мөфтие "Төнге Казан - 2019"да 10 чакрымлык араны йөгерде / Әлеге йөгерештә өч меңгә якын кеше катнашты.

Танылган диктор Николай Игнашов вафат / Дикторны 20 июльдә Киндери зиратында җирләгәннәр.

Айрат Фәррахов: Без югарырак сыйфатлы азык-төлек куллана башлаячакбыз / Пальма мае җитештерүчеләрне ташламалардан мәхрүм итү – күптән көтелгән һәм бик тә дөрес салым инициативасы, дип искәртте депутат.

Казанда шәһәрнең иң яхшы архитекторын билгеләячәкләр / Гаризалар 22 июльдә кабул ителә башлады.

WorldSkills чемпионатында катнашучылар үтәчәк юллар 73 процентка ремонтланган / Ремонт эшләренә 2,6 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

Икътисад министрлыгы: Өч елдан соң Татарстанда тагын 49 яңа бакча ачылачак / Хәзерге вакытта республика алдында балалар бакчаларында өч яшькә кадәрге сабыйларны урыннар белән 100 процент тәэмин итү бурычы тора.

Татарстанда илкүләм проектларны финанслау 2021 елга 7,4 млрд сумга арттырылачак / Өстәмә акчаны «Демография» һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерәчәкләр.

Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялга китте / Татарстан Президентының ялы 20 июльдән 3 августка кадәр дәвам итәчәк.

Казанда быел 17 җәмәгать транспортын йөртүче һәм кондуктор эштән җибәрелгән / Быел Татарстан башкаласында җәмәгать транспортының эш сыйфатына карата шикаятьләр саны 16 процентка кимегән.

Казан Россиянең иң эшчән кешеләр яши торган биш шәһәре арасына керде / Социаль челтәрләрдәге сораштырулар нигезендә төзелгән рейтингның лидеры – Мәскәү.

Түбән Новгород өлкәсендә җәйге дини мәктәпләр эшли башлаган / Өлкәнең унбиштән артык авылында Ислам дине нигезләренә өйрәтәләр.

Татарстанда янәдән яңгырлы һәм яшенле һава торышы булачак / Көндез республикада 25 градус җылы булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10