ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда шәхси йорт түбәсендә яткан 90 яшьлек бабайны коткарганнар

22 июль 2019, 11:51 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда шәхси йорт түбәсендә яткан 90 яшьлек бабайны коткарганнар Коткаручылар өлкән яшьтәге ир-атны носилка ярдәмендә җиргә төшереп, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Казанның Петровский бистәсендә шәхси йорт түбәсендә яткан һәм аннан кеше ярдәменнән башка төшә алмаган 90 яшьлек бабайны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«112 бердәм номерына Петровский бистәсендәге Радиальная урамында ике катлы йорт түбәсендә өлкән яшьтәге ир-ат ятуы турында хәбәр килде. Бабайның аска егылып төшү куркынычы бар иде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән 2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре махсус баскыч ярдәмендә түбәгә менгән һәм 90 яшьлек бабайны носилка белән аска төшереп, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10