ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills чемпионатында катнашучылар үтәчәк юллар 73 процентка ремонтланган

22 июль 2019, 11:19 , Фото: архив/Владимир Васильев

WorldSkills чемпионатында катнашучылар үтәчәк юллар 73 процентка ремонтланган Ремонт эшләренә 2,6 миллиард сум акча бүлеп бирелде.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan дөнья чемпионатында катнашучылар һәм кунаклар үтәчәк урамнар һәм белем бирү учреждениеләренә илтә торган юлларны ремонтлау эшләре 73 процентка төгәлләнгән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«WorldSkills чемпионаты маршрутлары буенча юлларны әзерләү программасын гамәлгә ашыру барышында 86 юл участогы һәм 36 белем бирү учреждениесе территориясенең бүгенге көндә 36 юл участогы һәм 34 белем бирү учреждениесе территориясендә эшләр тәмамланды. Башкарылган эшләрнең күләме 73 процент тәшкил итә», - дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, Куляжев билгеләп үткәнчә, әлеге эшләргә 2 миллиард 650 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

  • Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan дөнья чемпионаты Татарстанда 22-27 август көннәрендә узачак. Ярышларда 67 илдән 25 яшькә кадәрге 1,3 меңнән артык конкурсант катнашыр дип көтелә. Алар 56 компетенция буенча үз осталыкларын күрсәтәчәк.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10