ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Икътисад министрлыгы: Өч елдан соң Татарстанда тагын 49 яңа бакча ачылачак

22 июль 2019, 11:35 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Икътисад министрлыгы: Өч елдан соң Татарстанда тагын 49 яңа бакча ачылачак Хәзерге вакытта республика алдында балалар бакчаларында өч яшькә кадәрге сабыйларны урыннар белән 100 процент тәэмин итү бурычы тора.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Өч ел эчендә Татарстанда 9,5 мең урынлы 49 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Агымдагы елда 6 мең 255 урынлы (шул исәптән 2 мең 950 урын – ясле яшендәге сабыйлар өчен) 30 балалар бакчасы төзелә. Эшләр 2020-2021 елларда да дәвам итәчәк. 9 мең 530 урынлы (шул исәптән 5 мең 40 урын – ясле яшендәге сабыйлар өчен) тагын 49 балалар бакчасы төзү күздә тотыла», - дип белдерде Пелевин.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта республика алдында балалар бакчаларында өч яшькә кадәрге сабыйларны урыннар белән 100 процент тәэмин итү бурычы тора. Әлеге мәсьәлә 2022 елда тулысынча хәл ителәчәк.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә сабыйларны урыннар белән тәэмин итү эше республикада 2011 елда «Бәләкәч» Президент программасы кысаларында ук башланды. Алга таба ул РФ Президентының май указы кысаларында дәвам иттерелде, дип өстәде министр урынбасары.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10