ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Биш ел эчендә Татарстанда 24 яңа мәктәп, 93 балалар бакчасы булдырылды

22 июль 2019, 10:25 , Фото: архив/Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

Биш ел эчендә Татарстанда 24 яңа мәктәп, 93 балалар бакчасы булдырылды Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Стратегия-2030ны гамәлгә ашыруга йомгак ясады.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Стратегия-2030 гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Татарстанда 24 яңа мәктәп, 93 балалар бакчасы булдырылды, 220 меңнән артык бала туды. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.

«Бу бик тә куандыра һәм без уңай динамиканың дәвам итүенә өметләнәбез. Гомер озынлыгы да 74,3 елдан артып китте», - дип искәртте ул.

Стратегияне гамәлгә ашыру чорында 14 меңнән артык укучыга исәпләнгән 24 яңа мәктәп, шулай ук 13 меңнән артык сабыйга исәпләнгән 93 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. 550дән артык мәктәп һәм балалар бакчасы ремонтланган, 146 мәдәният объекты, 650дән артык физкультура һәм спорт объекты төзелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10