ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Авыл

Экспертлар Россиянең 2019 ел уңышына фаразларын уртаклашты

22 июль 2019, 08:26

Белгечләр сүзләренә караганда, мөмкин булган уңыш күләме кимүгә карамастан, вазгыять оптимистик күренә.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ»). Экспертлар 2019 елда уңыш буенча фаразларны киметте, әмма бу вазгыять тулаем алганда оптимистик булып кала, дип хәбәр итә «Российская газета».

Россия ашлык берлеге президенты Аркадий Злочевский сүзләренә караганда, бөртекле культуралар уңышы 128 млн тоннага якын булачак. Җыелган бодай күләме планлаштырылган 82 млн тонна урынына 78 млн тоннага кадәр тәшкил итәчәк. Моңа илнең берничә төбәгендә булган корылык йогынты ясады. Әмма быел бодайның сыйфаты узган елдагыдан югарырак булачак, дип ассызыклый белгеч.

Көнбагыш, соя һәм рапс өчен яхшы һава торышы тора дип билгеләп үтелә. Ә чәчү мәйданнарын арттыру нәтиҗәсендә уңыш узган ел дәрәҗәсендә булачак, гәрчә быел уртача уңыш күләме түбәнрәк булса да. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10