ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Түбән Камада үзмәшгуль булырга теләүчеләр үз бизнес-планнарын тәкъдим иткән

22 июль 2019, 08:00

Проект авторлары бер тапкыр бирелә торган 117 600 сум күләмендә финанс ярдәм алачак.

(Казан, 22 июль, "Татар-информ"). Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үз эшен ачарга теләүче гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Утырышта бизнес-планнар һәм аларга теркәлә торган документлар каралды. Комиссия ун проект арасыннан бишесен сайлап алды. Аларның авторлары бер тапкыр бирелә торган 117 600 сум күләмендә финанс ярдәм алачак.

Бизнес-проектлар арасыннан сабыннан эшләнмәләр ясау, чәчтараш хезмәте, рәсем сәнгате буенча остаханәләр оештыру, тырнак буяу хезмәте күрсәтү хупланды.

Булачак үзмәшгульләр салым инспекциясендә теркәлү һәм алга таба эш юнәлешләре буенча консультация дә алды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10