ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Луиза Хәйруллинаның ире банкны талау турындагы күрсәтмәләрдән баш тарткан

21 июль 2019, 17:47

Кайсы тарихның дөрес булуы һәм 25 млн сум акчаның кайда булуы элеккечә билгеле түгел.

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Марат Хәйруллин хатыны банкны үзе генә талавын һәм акчаның кайда булуын белмәвен әйткән. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Салават шәһәрендә “Россельхозбанк”тан 25 млн сум акча урлаган Луиза Хәйруллинаны ире Беренче каналда барлык урланган миллионнарны оттыруын сөйләде. Ә аннары өй арестына алынгач, оттырылган акчалар тарихын хатынының яклаучылары уйлап чыгаруын әйтте.

“Мин тамашачылар һәм бу тапшыруны караучылар алдында гафу үтенәм, - диде ул. – Мин тапшыруга хатынымны яклаучы затлар басымы белән килдем. Алар мине бутады һәм хокукый нәтиҗәләр турында аңлатмадылар. Мин бары тик алар әйткәнне сөйләдем”, - диде ул.

Марат Хәйруллин сөйләгәнчә, уеннар белән мавыгу һәм оттырылган акчалар турында хатынының адвокатлары уйлап чыгарган һәм ир-атны бу турыда сөйләргә мәҗбүр иткән. Адвокатлар Марат Хәйруллинның урлауда катнашы булмавын, хатынына урларга ярдәм итмәвен һәм акчаны кайда булуын белмәвен сөйләгәннәр.

Кайсы тарихның дөрес булуы һәм 25 млн сум акчаның кайда булуы элеккечә билгеле түгел. Луиза Хәйруллина 2 сентябрьгә кадәр Тикшерү изоляторында, ә аның ире 10 сентябрьгә кадәр өй арестында булачак.

Марат белән Луизаның кызлары — 12 яшьлек Регина белән 8 яшьлек Елена хәзер Салават шәһәрендә бабайлары Рамил Муллаәхмәтов опекасында яши.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10