ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Питрәч районына WorldSkills флагы килде

21 июль 2019, 19:00 , Фото: pestrecy-rt.ru

Питрәч районына WorldSkills флагы килде 45 нче эшче һөнәрләр дөнья беренчелеге ачылу тантанасы 22 августта Казанда булачак.

(Питрәч, 20 июль, "Татар-информ, "Алга"). Питрәч районында WorldSkills флагын тапшыру тантанасы "Скорлупино" Бөтенроссия фестивале кысаларында узды. Анда район башлыгы Илһам Кашапов катнашты. Ул флагка Питрәч районы гербының символик сурәте төшерелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хәзер WorldSkills хәрәкәте Питрәч районының елъязмасына да язылган.

Кунакларны чемпионат талисманнары - Алтын һәм Алмаз каршы алды.

Исегезгә төшерәбез, "WorldSkills флагы эстафетасы" проектына ике ел элек Сочида башланды. Ул дөньяның егерме илендә, хәтта космик орбитада да булды. Хәзер Байрак Татарстан буйлап сәяхәт итә. 45 нче эшче һөнәрләр дөнья беренчелеге ачылу тантанасы 22 августта Казанда булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10