ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Минзәлә районында ярдан Ык елгасына төшеп киткән автомобильнең йөртүчесе үлгән

21 июль 2019, 15:42

Һәлакәт төн уртасында Яңа Иркәнәш авылыннан ерак түгел булган.

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Минзәлә районында текә ярдан Ык елгасына төшеп киткән «Лада» автомобиленең йөртүче батып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Бүген төн уртасында Яңа Иркәнәш авылыннан ерак түгел «Лада» уникенче модельле автомобильнең суга батуы турында хәбәр килгән. Машинада йөртүче һәм пассажир булган. Пассажир суга баткан автомобильдән чыга алган”, - диелгән министрлык хәбәрендә.

Һәлакәт урынына Минзәлә эзләү-коткару төркеме, коткаручылар һәм полицейскийлар барган. Иртән биш метр тирәнлектән 26 яшьлек Чаллы егетенең мәетен чыгарганнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10